Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Владимир Путин БРИКС Уеннары җиңүчеләренә һәм призерларына түләүләр белән сузмаска кушты

Хәзерге вакытта Хөкүмәттә БРИКС Уеннары җиңүчеләрен һәм призерларын, аларның тренерларын дөнья чемпионатлары нәтиҗәләре буенча түләнә торган бүләккә тиң сумма белән бүләкләү турындагы карар проекты карала. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әлеге мәсьәлә белән сузмаска кушты.

«Җиңүчеләребез, призерларыбыз һәм аларның тренерларына тиешле бүләкне түләү белән сузмавыгызны сорыйм», — дип ассызыклады Президент.

Киңәшмәдә Россия спорт министры Михаил Дегтярев дәүләт башлыгына Казанда узган халыкара спорт ярышларының уңышы турында хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, Киләчәк уеннары 116 дәүләт вәкилләрен берләштергән һәм спорт дөньясында иң зур вакыйгага әйләнгән. Июнь аенда узган БРИКС Уеннары да зур уңышка ирешкән. Монда исә 82 илдән 5,5 меңгә якын спортчы катнашкан.

Дегтярев Россиядәге барлык турнирларның ачык форматта узуын ассызыклады. «Мондый ярышлар тамашалы һәм актуаль, бигрәк тә спортчыларыбыз халыкара стартлардан читләштерелгән шартларда», — дип белдерде ул.

2024 елның беренче алты аенда Россиядә 26 халыкара спорт чарасы узды. Ел азагына кадәр илдә тагын 20дән артык шундый вакыйга булыр, дип көтелә. 2025 елда Россия спортчылары дүртенче Россия-Кытай яшьләр кышкы уеннары, Союз дәүләте спартакиадасы һәм Союз дәүләтенең биатлон буенча ачык чемпионатына кушылачак.

Моннан тыш, Владимир Путин кушуы буенча Уфада узачак «Россия – спорт державасы» халыкара форумына әзерлек бара. Анда 3 меңнән артык кеше катнашыр, дип көтелә (шул исәптән башка илләрдән дә).

«Мондый дәрәҗә һәм масштабтагы булачак ярышларны халыкара календарьләргә каршы килмәслек итеп планлаштырырга кирәк. Бездә югары һәм иң югары дәрәҗәдәле спортчылар җитәрлек булсын өчен. Аларның ул календарь белән проблемалары булмасын өчен. <...> Ә гомумән алганда, минемчә, бик яхшы тәҗрибә, һәм килергә теләүчеләр чыннан да шактый күп. Җиңүчеләребез, призерларыбыз һәм аларның тренерларына тиешле бүләкне түләү белән сузмавыгызны сорыйм», — дип ассызыклады Президент.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus