Чаллыдан алгы сызыкка чираттагы шефлык ярдәме партиясен җибәрделәр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дә ярдәм җибәрүдә катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
«Хәрбиләребезгә ярдәм итү мәсьәләләре – өстенлекле бурыч, дип саныйбыз. Күп кенә территориаль иҗтимагый идарәләрнең шулай ук акча җыю, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм көндәлек хезмәттә кирәкле башка нәрсәләрне ясау белән инициативалы шөгыльләнүләрен беләм», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Мэр шефлык ярдәмен илтүне оештырганы өчен Михаил Левашовка рәхмәт белдерде.
«Бу чын ир-атлар! Михаил Григорий улы Левашов утлы сугыш юллары белән Әфганстанда кырыс хезмәтне үткән. Ул боларның барысын да күргән кеше. Күргән генә дә түгел, ә хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын кичергән, хәрби иптәшләрен югалткан. Бу - гуманитар йөк ташу белән шөгыльләнүче көчле, бердәм кешеләр командасы. Алар махсус операция зонасындагы хәрбиләргә сүз белән генә түгел, гамәл белән ярдәм итәләр!» - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
Татарстан йөк ташучылары башкарма комитет ярдәме белән 15 тонна йөк алган.
Әлеге ярдәм партиясе составына азык-төлек, су, махсус элемтә чаралары, бинокльләр, рацияләр, төнге күрү приборлары, чыбыклар, аккумуляторлар һәм көчәнеш үзгәрткечләре кергән.