Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия Финанс министрлыгы: «Гаилә ипотекасы» программасы 2030 елга кадәр озайтылды

Россиядә яңа өйләрдән фатир сатып алганда яки шәхси торак йорт төзегәндә 6 процент ставканы күздә тоткан «Гаилә ипотекасы» программасы РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 2030 елга кадәр озайтылды. Бу хакта РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ташламалы ипотеканың әлеге формасыннан һичьюгы бер баласы 6 яшькә җитмәгән балалы гаиләләр файдалана ала. Программа буенча ставка шул исәптән Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен дә 6 процентка тигез булачак.

Кредитның күләме Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, шулай ук Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсе өчен – 12 миллион, башка төбәкләр өчен 6 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Бурычка алучы ипотеканы зуррак суммага да (башкалаларда – 30 миллион, федерациянең калган субъектларында 15 миллион сумга кадәр) рәсмиләштерә ала. Әмма кредитның дәүләт программасы тарафыннан билгеләнгән лимиттан югарырак өлеше өчен базар процент ставкасы гамәлдә булачак.

Беренчел взнос 20 процентка тигез. Бала туган очракта элегрәк бирелгән кредитны рефинанслау мөмкинлеге бар. Бары тик бер ташламалы ипотека гына рәсмиләштереп була, дип искәрттеләр Финанс министрлыгында.

Моннан тыш, «Гаилә ипотекасы»на түбәндәгеләр исәп тота ала:

  • Халкы 50 меңгә кадәр тәшкил иткән кечкенә шәһәрләрдә яшәүче балигъ булмаган ике бала тәрбияләүче гаиләләр;
  • Төзелеш күләме түбән яки индивидуаль үсеш программалары гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүче балигъ булмаган ике бала тәрбияләүче гаиләләр;
  • Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр.

Шул ук вакытта, әлеге категорияләргә караган вәкилләр Россиянең бөтен территориясендә шәхси йорт төзү яки аны сатып алу хокукына ия, әмма 214нче федераль закон яки подряд килешүе кысаларында гына. Эскроу-счет ачу да мәҗбүри, дип искәрттеләр ведомствода.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus