Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арча районы башлыгы махсус операциядә катнашучы хәрби белән очрашты

Татарстанның Арча районыннан 300гә якын кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Муниципалитет башлыгы Илшат Нуриев даими рәвештә аларның хәлен белә. Ул үзе дә гуманитар ярдәм миссиясе белән махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Шушы көннәрдә ул кыска вакытлы ялган кайткан Айрат Хәйдәров белән очрашты. Хәрбигә намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов контракт төзегән гражданнарга каралган түләүләр хакында сөйләде.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләү шартлары үзгәреп тора, - дип искәртте ул. – Элегрәк республика 505 мең сум түли иде, хәзер аны тагын 500 меңгә арттырдылар. Шул рәвешле, хәзер ул 1,05 миллион сум тәшкил итә. Моңа РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум өстәлә. Нәтиҗәдә, түләүләрнең күләме 1 200 000 сумга җитә. Моннан тыш, контракт төзегәндә һәм махсус хәрби операция зонасына киткәндә формалы кием һ.б. кирәк-яраклар алу өчен 50-150 мең сум күләмендә түләү каралган. Хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана».

Гатиятов сүзләренчә, контракт төзергә теләүчеләр Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала.

«Без махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз, командирларыннан Рәхмәт хатлары алабыз. Алар – даими игътибар үзәгендә. Гаиләләренең хәлен белеп торабыз. Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән алар кыска вакытлы ялга кайткач очрашабыз», - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Июнь-июль айларында район җитәкчеләре Төбәк Чокырча авылыннан Дмитрий Кәримов һәм Рамил Гатауллин, Яңа Чүриледән Алексей Савельев белән очрашты.

  • Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтыннан белергә була.

Материал Румия Нәдершина катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus