Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чүпрәле районы Каракитә авылы мәчетенең 30 еллыгын уздырдылар

Чүпрәле районы Каракитә мәчетеннең 30 еллыгын уздырдылар. Чарада 200ләп кеше катнашты, дип яза «Туган як» газетасы.

Иман йорты «Йолдыз» колхозы гөрләп яшәгән чорда аның җитәкчесе Мансур Җамалетдинов тырышлыгы белән сафка баскан. Шушы өч дистә ел дәвамында ул үзенең күркәмлеге, яктылыгы белән авылга нур биреп, азан тавышлары яңгыратып, Югары һәм түбән Каракитә авылы халкын дин юлына чакырып хезмәт итә. Бүгенге көндә биредә имам-хатыйб вазифасын Дамир хәзрәт Идрисов башкара.

Өч дистә ел дәвамында аның тышында да, эчендә дә төзекләндерү эшләре алып барылган, янкормалар урнаштырылган, керү юллары яңартылган.

Чарада мәчетнең үткәнен, бүгенгесен искә алып күп кенә хатирәләр яңарттылар, изге эшләрдә үзләреннән өлеш керткән кешеләргә рәхмәтләр әйттеләр.

Имам-хатыйб сүзләренчә, мәчетнең юбилейлы бәйрәменә 11 ләп корбан чалынган. Мәҗлескә кунаклар да бик күп кайткан.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мәҗлесне ачып, ислам динен үстерүдә олы өлеш кеткән, Аллаһы йортының юбилейлы бәйрәмен оештыруга үзләреннән олы өлеш кертүчеләргә рәхмәтләр әйтте.

Казаннан Татарстан Диния Назәрәтеннән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Аппарат җитәкчесе, шушы авылда туып, үскән Ирек Арсланов та кайткан иде. Ул мөфтинең Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.

Мәҗлес Коръән сурәләре укып башланды һәм дәвам итте, бик күп вәгазьләр сөйләнде, корбан ашларына тәгъбирләр әйтелде. Көннең икенче яртысында мәҗлес хатын-кызлар өчен оештырылды. Бу көнне барлыгы чарада 200ләп кеше катнашты, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus