Җәмәгать һәм белем бирү учреждениеләрендә дин буенча киенеп йөрүне тыюны күздә тота торган закон проекты Башкортстан мөфтие Айнур Биргалинны борчуга салган.
Ул үзенең телеграм-каналында язганча, әлеге закон проекты, кабул ителгән очракта, мөселманнарның хокукларын бозачак һәм илебездә дин иреге өчен җитди киртә булачак. Аның фикеренчә, мондый тыюлар РФ Конституциясе законнарына каршы килә. Ул искәртеп узганча, Конституциянең бер маддәсе һәр Россия кешесенә намус иреге һәм дин иреге, шул исәптән теләсә кайсы дингә индивидуаль рәвештә яки башкалар белән бергә буйсыну, яки бернинди дингә дә буйсынмау, дини һәм башка ышануларны ирекле рәвештә сайлау, тарату, аларга буйсыну һәм аларга ярашлы эш итү хокукын гарантияли.
«Дин буенча киенүне тыю дини кагыйдәләр һәм традицияләргә буйсынган мөселманнарның хокукларын боза. Дини кием күп мөселманнарның дини һәм мәдәни үзенчәлегенең аерылгысыз өлеше булып тора. Дәүләт органнары һәр кешенең үз динен ирекле рәвештә белдерү хокукын хөрмәт итәргә тиеш дип саныйм», - дип яза мөфти.
Ул шулай ук мондый тыю социаль киеренкелекне көчәйтү, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясау һәм иҗтимагый иминлекне бозу куркынычын тудыра, дип өстәде.
Биргалин ассызыклаганча, гражданнарның иминлеге турында дини ирекне чикләмичә, башка юллар белән дә кайгыртып була. Мәсәлән, видеокүзәтү системалары һәм биометрик технологияләр җәмәгать тәртибен шактый нәтиҗәле саклый, дип яза ул.
Мөфти инициатива авторларын закон проектын мөселман җәмәгатьчелегенең хокуклары һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып яңадан карарга чакырды. Алар бу мәсьәләдә компромисс табарлар, дип өметләнә Айнур Биргалин. Аның сүзләренчә, нинди дин тотуга карамастан, һәр кеше үзен яклауларын һәм хөрмәт итүләрен тоеп яши ала торган җәмгыять төзергә тиеш.