Чиләбе өлкәсе Сосновка районының Туктыбай авылында балалар өчен татар халкының милли бәйрәме Сабан туе булды. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның 20 еллык тарихы бар. Анда районның гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнаша.
Делегацияләр милли көнкүреш конкурсында ярыша, тирмәне, татар халкының милли киемнәрен һәм ризыклары тәкъдим итә. Моннан тыш, милли көрәш, көянтә-чиләк белән йөгерү, капчык бәрешү һәм аркан тарту кебек ярышларда катнашалар.
Быел бәйрәмдә җәядән ату, милли чигү, йон белән эшләү, һава еланнарын очырту, сәйләннән брошкалар үрү, бөти ясау кебек 16 мастер-класс үткәргәннәр.
Ел саен балалар Сабан туенда катнашырга теләүче мәктәпләр һәм балалар бакчалары саны арта. Бирегә тәҗрибә уртаклашу өчен директорлар һәм педагоглар коллективлары, мәдәният йорты җитәкчеләре килә, диелә хәбәрдә.