Иртәгә Татарстан башкаласының Кремль яр буенда «Зур гаилә яллары» инициативасы кысаларында «Гаилә ал җилкәннәре» бәйрәме узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.
8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара 16.00 сәгатьтә башланачак. Бу уңайдан Кремль яр буеның матбугат хезмәте «тату гаилә — кешенең иң мөһим байлыгы, һәм бу бәйрәм безнең һәрберебезгә кагыла», – дип билгеләп үтә.
Чара Казанның иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы белән ачылачак. 17.30 сәгатькә бәйрәмнең төп символы – ромашка чәчәген ясау буенча бушлай мастер-класс планлаштырылган. 18.00 сәгатьтә SOUND JOIN вокал студиясе укучыларының чыгышы оештырыла.