Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга 365 миллион сумнан артык акча тотылачак

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга 365 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу акчалар республика бюджетыннан бүленгән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча парламент комитеты утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Чыгымнарның төп статьялары – исәпләүләр белән өстәмә хезмәт хакы (240,5 миллион сум), басма продукция әзерләү (28,8 миллион сум), шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен әзерләү (26 миллион сум), сайлаучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү (20 миллион сум)», – дип сөйләде спикер.

Моннан тыш, сайлау бюллетеньнәрен махсус элемтә аша илтеп тапшыру, участокларда видеокүзәтү оештыру, гражданлык-хокукый килешүләр буенча түләү, технологик җиһазлауга, «ИнформУИК» проектына, канцелярия товарлары һәм белем бирү программаларына 4 миллион сум тотылачак.

  • Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Йөз депутат сайланачак: иллесе – бердәм сайлау округы, иллесе – бер мандатлы округлар буенча. Моннан тыш, республиканың 38 районы территориясендә һәм Әлмәттә җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларына өстәмә сайлаулар узачак.

Нефедов сүзләренчә, партия исемлекләрен тәкъдим итүне хуплап имзалар җыюдан 7 сәяси партия азат ителгән. Калган партияләр республика сайлаучылары саныннан 0,5 процент имза (ягъни 14 644 имза) җыярга тиеш булачак.

Партия кандидатлары һәм үз-үзен тәкъдим итүчеләр округта сайлаучыларның өч процентының имзаларын тәкъдим итәчәк.

Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августтан башланачак. Тавыш бирү 8 сентябрьдә 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus