Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан мэриясе вәкиле Айсылу Лерон: «Җиде туй йоласы» – күбрәк мәгърифәти рухтагы проект

Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Татарстан халыкларының җиде туе» бәйрәме узды. Күңелле кичә «Тормыш агачы» («Байтирәк») проекты кысаларында оештырылган. Казан мэриясенең Башкарма комитеты Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чараның гаять әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

«Әлеге чараны Казан шәһәре мэриясе һәм ТР Халыклар ассамблеясе үткәрә. Ул Туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә гамәлгә куелды. Проект 3нче ел рәттән оештырылды. Быелгы чараларны РФ Гаилә елына багышларга булдык. Әлеге чара күңел ачуга караганда, күбрәк мәгърифәти рухтагы проект», – диде Айсылу Лерон «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татар, керәшен, башкорт, мари, мордва һәм башка халыкларның туй йолаларыннан тыш, чара барышында төрле остаханәләр эшләде. Чара барышы белән Казан мэры Илсур Метшин да танышты һәм халык белән аралашты.

Әңгәмәдәш «Тормыш агачы» проектының чираттагы чарасы август аена планлаштырылуын әйтте. «Киләсе чарабыз балачак темасына багышланачак. Ул сабыйга исем кушуны, балалар йолаларын һәм уеннарын үз эченә алачак. Гомумән, әлеге проект — төрле милләтләрне бер-берсенең гореф-гадәтләре белән таныштыра, берләштерә», — диде ул.

Тамашачылар өчен остаханә нокталары, фольклор коллективлары чыгышлары һәм халык уеннары әзерләнгән иде. Мәсәлән, халык үз куллары белән «кияү пәрәмәче» ясап, шунда ук кыздырып алып сыйлану мөмкинлегенә ия булды.

  • «Тормыш агачы» проекты тематик бәйрәмнәр аркылы төрле милләтләрнең тарихын һәм мәдәниятен күрсәтә. Проектның яңа сезоны Россияда игълан ителгән Гаилә елына багышланган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus