Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ташкент Казандагы белгечләрне һөнәри укыту тәҗрибәсен өйрәнергә планлаштыра

Казанның транспорт һәм төзелеш өлкәсе өчен белгечләрне һөнәри укытуны оештыру тәҗрибәсен өйрәнү теләге турында Ташкент шәһәре буенча югары белем, фән һәм инновацияләр идарәсе башлыгы Бунёд Раджабов Татарстан делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.

«Казанда транспорт көллияте һәм тимер юл техникумы бар. Безгә сезнең модельләрне өйрәнү бик кызык булыр иде... Шулай ук Ташкентта төзелеш һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә һөнәри белем бирү учреждениесе юк, шуңа күрә безгә Казанның төзелеш көллияте моделен өйрәнү кызык», – дип билгеләп үтте түрә.

Моннан тыш, Раджабов Үзбәкстан җитәкчелегенең Double Degree стандарты буенча студентлар һәм педагоглар алмашу һәм ике диплом алу мөмкинлеге белән һөнәри белем бирү моделен булдыру инициативасы турында әйтте.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков төбәкнең тармак предприятиеләрендә хезмәт шартлары, шулай ук эшкә кабул итү шартлары турында сөйләде.

«Бүгенге көндә тармакта якынча ике мең кешегә ихтыяҗ бар. Бездә уртача хезмәт хакы, долларларга күчерсәк, 570 долларны тәшкил итә. Шул ук вакытта ул елына 18 процентка арта бара», – диде Садыйков.

Докладчы мәгълүматлары буенча, хезмәткәрләр укуга яки яңадан белем алуга өметләнә ала. Хезмәткәрнең социаль пакеты түләнә торган отпуск, ирекле медицина иминиятләштерүе, шулай ук юридик, оештыру мәсьәләләрен хәл итү һәм торак белән тәэмин итүне үз эченә ала.

Татарстан Үзбәкстан студентлары һәм чыгарылыш укучыларыннан үз предприятиеләре өчен белгечләр әзерләргә планлаштыра, дип элегрәк «Татар-информ» хәбәр итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus