Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Чаткылар» беренче музыка фестивале программасы билгеле

10-14 июльдә Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында беренче тапкыр «Чаткылар» музыка фестивале узачак. Фестивальнең программасы белән «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов таныштырды.

Дүрт көн дәвамында шәһәр халкын Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә.

10 июль – фестивальнең ачылышы һәм Г.Камал исемендәге театр оркестрының узган сезонның иң яхшы номерларыннан торган концерты булачак. Концертта чакырылган солистлар һәм театр артистлар катнаша. Алар – М.Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Илвина, Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зәринә Хәсәншина, Анастасия Макарова, Эля Игъламова, Татьяна Ефремова, Чулпан Йосыпова һәм Г.Камал исемендәге театр артистлары.

«Без сезон дәвамында булган иң матур һәм кызыклы номерларны сайладык. Анда төрле жанрлар булачак – классик академик программа да уйныйбыз, театр артистлары катнашында күп кенә театральләштерелгән концертлар да булды, эстрада жанрында иҗат итүче дусларыбыз белән дә актив эшли башладык. Беренче көнне без эшчәнлегебезне төрле яктан күрсәтәбез», – диде Данияр Соколов.

11 июль – «Дөньяның бердәм телендә» камера музыкасы концерты. Программада «Шәрык клубы»нда сезон дәвамында булган иң яхшы номерлар. Чарада «Таң» дуэты, Казан триосы, Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет чыгыш ясаячак.

12 июльдә балалар музыкаль һәм театр коллективлары концерты булачак. «Балалар өчен түгәрәкләрдә генә ябылып калмау, кызыклы мәйданчыкларда чыгыш ясау мөһим. Аларның монда үз талантларын күрсәтергә мөмкинлекләре бар», – диде Данияр Соколов.

13 июль – Камал театры артистлары башкаруында «Башмагым» музыкаль спектакле. «Безнең кадерле актерлар бик зур эш башкарды, алар барлык партияләрне өйрәнделәр. Монда иң катлаулы опера партияләре. Бу спектакльне торгызу, реконструкцияләү дә. Бу театр, актерлар һәм республика өчен бик мөһим эш», – диде оркестрның сәнгать җитәкчесе.

14 июль – фестивальнең ябылу тантанасы. Театр оркестры «Яңа» дип аталган, ясалма интеллектка корылган концерт тәкъдим итәчәк. Концертта татар композиторларының, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургтагы композиторларның яңа әсәрләре яңгыраячак. «Без ясалма интеллектны татар музыкасын тыңларга өйрәтергә тырышачакбыз. Компьютер музыканы тыңлый һәм тема турында фантазияли һәм шунда ук аны экранга чыгара», – дип сөйләде Данияр Соколов.

Фото: © Татар дәүләт академия театры оркестры сайты

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus