2 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 51 төзекләндерелгән пляж эшли. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә быел барлыгы 61 рәсми пляж ачу планлаштырылган.
Кичә Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә (Роспотребнадзор) республикада коену куркыныч булган 8 пляжны атадылар. Казанның «Түбән Елга аръягы» пляжында һәм Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Тәтеш шәһәр пляжларында, шулай ук Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә «Аквапарк» пляжында һәм Мөслимдә «Кояшлы Ык» яр буенда микробиологик күрсәткечләр буенча нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаган.
Санитар-химик күрсәткечләр таләпләренә Казанда ике пляж - «Түбән Елга аръягы» һәм «Локомотив» туры килми.