3 июльдән 5 июльгә кадәр Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен мөһим вакыйга — «АГРОВОЛГА» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Биредә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары эшләячәк.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «АГРОВОЛГА» «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә масштаблы экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук 48 гектар мәйданда тәҗрибә-демонстрация басуларын берләштерәчәк.
Күргәзмәдә 400дән артык компания катнашыр, дип көтелә. Барлыгы 15 мең катнашучы – Россиянең агросәнәгать тармагы җитәкчеләре һәм белгечләре үзара тәҗрибә уртаклашачак.
Күргәзмәдә «КРАСА АГРОВОЛГИ» сөтчелек юнәлешендә мөгезле эре терлекләр селекциясе буенча III Республика конкурсы да үткәреләчәк. Ел саен уздырыла торган ярышта Татарстанда нәселле терлек үрчетә торган 40 хуҗалыктан 80 терлек тәкъдим ителәчәк.
Терлекчелек тармагындагы тәҗрибәләре белән шулай ук «Август-Агро», «Эко-Нива» компанияләре уртаклашачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.