Татарстан сайлау участокларында сайлау алды басма агитация материалларын урнаштыру өчен махсус урыннар билгеләнәчәк. Мондый урыннарны бүлеп бирү һәм җиһазлау турында карар ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 54 утырышында кабул ителде.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлау кампаниясе вакытында гражданнарга булачак сайлаулар, җиденче чакырылыш республика парламентына депутатлыкка кандидатлар турында мәгълүмат бирү бик мөһим. Мондый эш сайлау процессының ачыклыгын һәм легитимлыгын күрсәтә, сайлаучыга кандидатлар турында тулы мәгълүмат алырга һәм тавыш биргәндә үлчәнгән карар кабул итәргә ярдәм итә, дип китерә спикер сүзләрен Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең тагын бер карары тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрдә машина укый торган код булдыруга кагыла. Мондый технология тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тиз арада «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына кертергә ярдәм итәчәк.