Татарстанда М7 «Волга» трассасының өч участогын светодиодлы яктырткычлар белән җиһазландырачаклар. Эш якынча 250 миллион сумга төшәчәк. Бу турыда дәүләт сатып алулары порталында мәгълүмат урнаштырылган.
Эшләр юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләрен киметү өчен башкарылачак.
Подрядчы 828+680 километр – 833+650 километр, 834+200 километр – 835+224 километр, 836+182 километр – 840+120 километр участокларын җиһазландырачак. Әзерлек этабында ул вакытлыча койма кору схемасын ясаячак.
Эшләр 2025 елның 30 августына кадәр тәмамланырга тиеш. Аларны үткәрү өчен акчалар федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Заказчы – «Волга-Вятскуправтодор».