Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән алар территориясендәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар сайлап алу турында игълан итә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Финанслау күләме - 200 млн сум, шуның 100 млн сумы - эчке юлларны (аллеяларны) ремонтлауга, 50 млн сумы - электр линияләрен ремонтлауга, шул исәптән электр энергиясен автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу системаларын, комплектлы трансформатор подстанцияләрен ремонтлауга һәм 50 млн сумы – су белән тәэмин итү системаларын ремонтлауга, диелә хәбәрдә.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 313 кабинет, дүшәмбе - пәнҗешәмбе - 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр тәнәфес), җомга - 8:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр тәнәфес).
Гаризалар сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырыла:
Гаризалар һәм документлар 2024 елның 1 июленнән 23 июленә кадәр кабул ителә.