«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының яңа баш мөхәррире Гөлүсә Закирова булачак. Ул бүген коллективка тәкъдим ителде.
«Сөмбел Таишева Мәскәүгә китә - зур корабка зур юллар. Редакцияне Гөлүсә Закирова җитәкләячәк. Аның тәҗрибәсе бар, бу редакциядә эшләгән дә иде», - дип яңа җитәкчене тәкъдим итте «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.