Күп балалы ата-аналар, пенсионерлар, инвалидлар, ветераннар торак-коммуналь хезмәтләргә түләгән вакытта комиссиядән азат ителәчәк, әлеге закон 1 июльдән үз көченә керә. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Telegram-каналында шулай дип язган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Закон 1 июльдән үз көченә керә... Күп балалы ата-аналар, пенсионерлар, инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары торак-коммуналь хезмәтләргә түләгән вакытта банк комиссияләреннән азат ителәчәк. Коммуналь түләүләр – чыгымнарның мәҗбүри айлык өлеше. Күпләр өчен аларны түләгән вакытта алынган комиссия сизелерлек. Әлеге карар социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә кагылачак һәм гражданнарның бу категорияләренә финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип язган Володин.
Ул шулай ук 25 июльдә мошенникларга күчерелгән акчаны кайтарырга мөмкинлек бирә торган закон үз көченә керүен әйтте. Банклар хәзер акча күчерүгә бәйле шикле операцияләрне җентекләп тикшерергә һәм гражданнарның акчасын урламасыннар өчен чаралар күрергә тиеш.
Үз вазифаларын үтәмәгән кредит оешмаларына кешеләргә урланган акчаларын компенсацияләргә туры киләчәк, дип искәртте Дәүләт Думасы спикеры.