Үзбәкстанга визит белән килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Навоиазот» акционерлык җәмгыятендә булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Предприятиедә Үзбәкстандагы барлык химия продукциясенең яртысы диярлек җитештерелә. Аның төп кулланучылары – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләр.
Әйтик, «Навоиазот» җитештерә торган продукция арасында аммиак селитрасы, аммоний сульфаты, цианлы натрий, азот кислотасы, углерод двуокисе, метанол-ректификат, тоз кислотасы, полиакриламид һ.б. бар.
Искәртеп узабыз, республика җитәкчесе Үзбәкстанга кичә килде. Аңа кадәр ул Кытайда ЭКСПО Кытай–Евразия күргәзмәсендә катнашты.