29 июньдә Мордовия Республикасының Ләмберә муниципаль районы Аксюн авылында «Сабантуй» Республика милли-фольклор бәйрәме була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кунакларын берничә мәйданчык көтә: 11.00 сәгатьтә төп сәхнәдә бәйрәмнең тантаналы ачылышы, театральләштерелгән тамаша, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы була. Шуннан соң Татарстан һәм Мордовия республикаларының иҗат коллективлары катнашында Гала-концерт узачак.
Бәйрәм мәйданчыкларында Мордовия һәм Татарстан республикаларының милли утарлары тәкъдим ителә, автор җырларыннан торган концерт була.
10.00 сәгатьтә шулай ук спорт мәйданчыгы эшли, анда билбау көрәше, милли уеннар фестивале, грек-рим көрәше буенча матч очрашуы оештырыла, диелә хәбәрдә.