Добавить новость

200 участников и 83 модных показа: 4 октября откроется третья Московская неделя моды

Премиальные новостройки ЦАО за год подорожали на 19%

Донской производитель одежды зарегистрировал IT-компанию в Москве

В Москве ввели третий технопарк по программе МПТ в 2024 году

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самараның Исаклы район үзәгендә «Чишмәле ягым» дип аталган беренче фестиваль булды

Самараның «Бердәмлек» газетасында Ирина Касаева, Данияр Сәйфиевның «Чишмәле ягым, чәчәк ат!» дигән язмасы чыкты.

Исаклы татарлары I милләтара фестивальдә уңышлы чыгыш ясады.

Россия көненә багышлап, Исаклы район үзәгендә «Чишмәле ягым» дип аталган I район фестивале уздырылды. Гөрләп үткән чарада татарлар да актив катнаштылар.

Иртән-иртүк 20 төрле милләт халыклары яшәүче Исаклы районының сигез авыл җирлеге мәйданда милли йортлар урнаштырдылар. Кайсы йортка кермә, милли уеннар, гореф-гадәтләр, җыр-биюләр белән каршы алалар, кечкенә генә булса да, гасырларга сузылган тулы канлы тормыш барышын тоемлау мөмкинлеге туа. Чарада шәхси предприятиеләр РайПО аша тәкъдим иткән ашамлыклар ассортименты бик зур иде.

Шулай ук фестивальдә рус, татар, чуваш, әрмән әбиләре сер итеп сакланган рецептлар буенча пешерелгән милли ашларны һәм эчемлекләрне татып карарга мөмкин булды. Ашап-эчеп алган кунаклар конкурс-викториналарда, остаханәләрдә бик теләп катнаштылар.

«Исаклы – йөз чишмә ягы» — хәзер инде район брендына әверелгән шигарь. Халыкта мондый әйтем дә бар: «Җирең зурмы дип сорама, суың күпме дип сора». Борынгылар электән үк су кадерен белгәннәр, ул гына бит тормыш чыганагы. Шуңа күрә бәйрәм дә сафлык, уңыш, яшәеш чыганагы булган чишмәләр суын сәхнәгә чыгару белән башланып китте.

Фестивальне рәсми рәвештә Исаклы районы башлыгы Валерий Ятманкин башлап, кунакларны һәм район халкын язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады, терлекчелек һәм яшелчәчелек өлкәләрендәге уңышларын билгеләп үтте һәм күңел ачу чараларына старт бирде.

Фестиваль үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары, остаханәләр, халык уеннары, җирле фольклор номерлар белән үрелеп барды. Конкурс программасын компетентлы жюри «Иҗади номер», «Милли аш», «Интерактив мәйданчык» номинацияләре буенча бәяләде. Тантананың җылы атмосферасы, җирле артистларның һәм коллективларның самими чыгышлары бәйрәмгә шатлык һәм күңел күтәренкелеге өстәп торды.

Махсус хәрби операция аерым тема булып барды. Чөнки сугыш башланганнан бирле район халкы фронтка ярдәм итеп тора. Волонтерлык эшендә актив булган якташларга Рәхмәт хатлары һәм администрация медальләре тапшырылды.

Исаклы татарлары әлеге фестивальдә зур урын алып тордылар һәм күпкырлы иҗади кешеләр булуын күрсәтә алдылар. Монда Гөлсинә Макарова һәм Флюра Хәлиуллинаның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк: татарларның иҗатын һәм эшен күрсәтү бурычы, башлыча, аларның җилкәсенә төште. Алар Исаклы авылы чатырында үзенә күрә кечкенә генә Сабантуй оештырганнар иде. Флюра ханым бавырсак өеме пешереп алып килгән, Гөлнара Бирюкова, Минсылу Вагыйзова, Нәфыйга Заһидуллина, Әнисә Баһаутдинова, Алия Сәлахова, Сания Мостафина һәм Ирина Гросс пешереп килгән чәкчәк, бәлеш, кыстыбый, җиләкле бәлешләрдән өстәл сыгылып торды, беркем дә моннан ач китмәде. Хәтта бавырсаклар беткәч тә, килеп-килеп сораучылар күп булды.

Милли бәйрәм татар гармуныннан башка була алмый бит инде. Виртуоз баянчылар Әнисә Баһаутдинова һәм рус егете Александр Дмитриев башкарган көйләргә кушылып җырладылар һәм «Түбәтәй» уенын уйнадылар. Уен шартлары бик гади – уйнаучылар, түгәрәккә басып, чират буенча түбәтәйне йә берсе, йә икенчесе кия. Ә музыка тукталгач, түбәтәе башында калган кешегә биергә яисә җырларга бирем бирелә.

Бәйрәмгә килгән халык арасында балаларның күп булуы куандырды. Алар өчен уеннар оештырылды. Педагог белеме булган Флюра Хәлиуллинага балалар белән уртак тел табуы авыр булмады. Нәтиҗәдә, Исаклы авылы үзешчәннәре «Милли ашлар» һәм «Иҗади номер» номинацияләрендә I дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнделәр. Сүз уңаеннан, «Иҗади номер» белән дә Флюра Хәлиуллина чыгыш ясаган.

Исаклы районында яшәүче татарлар саны күп булмаса да, аларның иҗтимагый тормышта катнашып яшәүләре рәхмәт хисләре тудыра. Якын киләчәктә Исаклы татар хатыннары җирле «Ак калфак» оешмасы оештырырга да җыеналар икән. Үз оешмалары да булгач, Исаклы татарлары турында ешрак ишетә башларбыз, дип ышанабыз.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

На окружной дороге Тамбова открылись автомойка и автосервис для грузовых автомобилей

Реконструкцию газопроводов в Тимирязевском районе столицы завершили

Кухня для настоящего мужчины: топ-5 приспособлений для рабочей зоны

Время ехать в Казахстан. Как развивается туризм между РФ и РК

Музыкальные новости

Что нового в законах об апартаментах в 2024 году?

БЕЗОПАСНОСТЬ ПРОВЕДЕНИЯ МАТЧА 10-ГО ТУРА РПЛ ОБЕСПЕЧИЛИ РОСГВАРДЕЙЦЫ В РОСТОВЕ-НА-ДОНУ

Невидимая угроза: врач Кутушов рассказал, как токсины попадают в вашу еду

Скорая, Infiniti и Toyota столкнулись на Камчатке, два человека погибли

Новости России

Время ехать в Казахстан. Как развивается туризм между РФ и РК

Саксофонист Бутман стал ведущим подкаста о российском джазе "Джазуй"

Премиальные новостройки ЦАО за год подорожали на 19%

Жилье в рассрочку становится альтернативой льготной ипотеке

Экология в России и мире

Лауреаты Конкурса Чайковского из России и США впервые объединятся в Санкт-Петербурге

Крутой позывной для армии

Токсиколог Кутушов назвал дефицит магния причиной проблем с пищеварением

Ann Demeulemeester, коллекция весна-лето 2025

Спорт в России и мире

Павлюченкова объявила о досрочном завершении сезона

Шнайдер проиграла Френх в третьем круге турнира WTA в Пекине, взяв сет под ноль

Медведев проиграл Алькарасу в полуфинале турнира ATP в Пекине

Томми Пол уступил Томашу Махачу во втором круге турнира ATP-500 в Токио

Moscow.media

На путепроводе через КАД Петербурга в районе развязки с ЗСД введут реверс

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

Massasauga rattlesnake

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Время ехать в Казахстан. Как развивается туризм между РФ и РК

Переписал историю СССР, отказал американцам, но спился и копал могилы. История боксера Лемешева

Жилье в рассрочку становится альтернативой льготной ипотеке

Реконструкцию газопроводов в Тимирязевском районе столицы завершили