27 июньдә 17.00 сәгатьтә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Халыкара яшьләр фестивале кысаларында төрки телле халыклар арасында КВН була. Чарада Кыргызстан, Башкортстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Татарстан, Үзбәкстан һәм Беларусь командалары катнаша.
«Безнең команда составы: «Әкәмәт» Казан (КВН Татар лигасының ике тапкыр чемпион булган команда), «Нәмәкәй» Актаныш («Әйдә ШаяРТ» лигасының сезон чемпионнары). Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә һәм әлеге үзәк каршындагы татар яшьләре Советына ярдәм төркемен, чыгыш ясау өчен кешеләрне җыюны оештыруда һәм кирәкле реквизитлар эзләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – дип хәбәр итә «Татар-информ»га оештыручылар.