«Татаркино» 26 Россия һәм чит ил кинотасмаларын прокатлау һәм күрсәтү хокукларын сатып алырга планлаштыра. 1,15 млн сумлык тендер дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.
Исемлектә шул исәптән Александр Андрющенконың «Сто лет тому вперед», Андрей Заһидуллинның «Домовой», Татарстан режиссеры Алмаз Нургалиевның «Елак», Джеймс Напьеның «Джойка», «Фея һәм ак кит» Кытай мультфильмы һәм башкалар күрсәтелгән.
«Хокуклар 2024 елның 31 декабренә кадәр бирелә», — дип төгәлләнә сатып алу тасвирламасында.