Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияне «Дәүләт хезмәтләре» аша рәсмиләштереп булачак
Премьер-министр Михаил Мишустин торак һәм һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияне рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерде. Гражданнарга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетлары аша электрон гариза бирергә генә кирәк булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.
Дәүләт органнары кирәкле документларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша соратып алачак. Шул ук вакытта субсидия билгеләү өчен элеккечә социаль яклау органнары яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Субсидияне алу хокукына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә айлык кеременең билгеле бер өлешеннән күбрәк акчасын тота торган гражданнар ия. Бу норманы һәр төбәк үзе билгели.