Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Алтын битлек» премиясен алды
Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Иң яхшы спектакль» номинациясендә «Алтын битлек»кә ия булды.
Мәхмүт Галәү әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган әлеге спектакль 9 номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итте. «Костюмнар эше буенча рәссам» номинациясендә Рәссам Марина Марьянич «Алтын битлек»кә ия булды.