Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әмирҗан Моталлаповның кичәсе үтәчәк

26 июньдә 13.00 сәгатьтә Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортының тантаналар залында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Актаныш-информ» редакциясенең матбугат ветераны Әмирҗан Моталлаповка 90 яшь тулу уңаеннан «Данлы юллар һәм еллар» дип аталган әдәби-мәдәни кичә үткәреләчәк.

«Әмирҗан ага — «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсендә, әдәби түгәрәк булып нигез салынган вакытыннан алып, әгъза булып тора. 1957 елның 20 октябрендә оештырылган беренче утырышында катнашучы, берләшмәгә нигез салынган көннән бирле иҗатта кайнаучы, аның тугры дусты», — диде «Актаныш таңнары» газетасы каршындагы Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Шәйгәрданова.

Әмирҗан Моталлаповның иҗади эшчәнлеге Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал премияләре, «Татарстанның атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр белән бәяләнә.

Лилия Шәйгәрданова әйтүенчә, яшь иҗатчыларны тәрбияләүдә дә әдипнең роле зур. «Иҗаты шигырьләр язу белән башланган прозаик. Ул 33 китап авторы. 66 ел берләшмәдә иҗат итеп, бик күп каләм тибрәтүче яшьләребезгә иҗат серләрен төшендереп, язучылык дәрәҗәсенә күтәрүче», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әмирҗан Закирҗан улының кызы Клара Моталлапованы да райондашлары иҗади сәләтле шәхес буларак белә. Ул әлеге вакытта Актанышның балалар китапханәсендә эшли.

  • Язучы-прозаик һәм журналист Әмирҗан Закирҗан улы Моталлапов 1934 елның 23 июнендә Татарстанның Актаныш районы Мерәс авылында крестьян гаиләсендә туган. Моталлаповның бөтен хезмәт юлы, ике ел чамасы (1962-1964) район башкарма комитетының финанс бүлегендә участок инспекторы булып эшләвен исәпләмәгәндә, тулаемы белән журналистикага бәйле. 1989 елга кадәр ул Актаныш район газетасы редакциясендә бүлек мөдире, аннары җаваплы секретарь һәм баш редактор урынбасары булып эшли. Хезмәт юлының соңгы дүрт елын ул Актаныш район матбугаты директоры вазифасында тәмамлый. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus