Әтнә театры сезонын «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле белән япты. Спектакльне лирик драма жанрында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.
«Быел безнең уңдырышлы сезон: бармакны бөгеп санадым – 6 премьера чыккан. Без әле үткән сезонда театр белән бергә «Мәдәни башкала» проектында катнашып 1 нче урын алып кайттык. Әле моңа өстәп яңа ел тамашасын да искә төшерә алабыз. Боларны кушсак 8 премьера чыга», диде Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сезон ябылу тантанасында.
«Без бөтенебез дә «А зори здесь тихие» фильмын карап, шундый фильмнар аша сугышның нинди михнәт китерүен күреп үскән буын. Театрның бу әсәрне шулай җиткерә белүе бүген безне шаккатырды, уйландырды, елатты, тынычлыкның никадәр кадерле булуын раслады», диде ул.
Әтнә театры «Сызылып таңнар аткан чакта» спектаклен Сергей Скоморохов сценографиясе, Марат Әхмәтшин музыкасы, Лилия һәм Айрат Багаутдиновлар хореографиясе белән сәхнәләштергән. Яктыртучы рәссам – Илшат Сәяхов.
Инсценировка һәм әдәби тәрҗемә авторы – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.