Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов: БРИКС уеннары Казан Россиянең спорт башкаласы булуын күрсәтте

БРИКС илләре уеннарында татарстанлыларның чыгышлары һәм аларның югары нәтиҗәләре тагын бер кат республиканың хаклы рәвештә Россиянең спорт төбәге, ә Казанның илнең спорт башкаласы булуын раслады. Бу хакта Татарстан Республикасыннан БРИКС Уеннарында катнашучы спортчылар белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Ул барлык атлетларны турнирның уңышлы тәмамлануы белән котлады.

«БРИКС илләре Уеннарында чыгышлар дәрәҗәсе Олимпиадага көндәш булуын күрсәтүенә ышанам. Үз чыгышларыгыз белән тагын бер тапкыр Татарстанның спорт төбәге буларак танылуын, ә безнең башкалабыз Казанның Россиянең спорт башкаласы булуын расладыгыз», - дип республика Рәисе сүзен китерә «Татар-информ» хәбәрчесе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан атлетлары Россиянең турнирда ышанычлы җиңүенә саллы өлеш кертте, РФ җыелма командасына 36 алтын медаль өстәде.

«Мондый чаралар үткәрү гаять зур мирас калдыра, яңа спорт йолдызлары кабыза. Объектларның матди-техник базасы яңартыла, сәламәт яшәү рәвеше алып бару популярлаша, дөньяның төрле илләреннән кешеләр безнең кунакчыл төбәк турында күбрәк белә. Кадерле дуслар, Татарстан, БРИКС уеннарының уңышлы тәмамлануы белән тагын бер кат котлыйм!» - диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов республиканы һәм илне тагын бик күп зур җиңүләр көтә, дип ышаныч белдерде.

БРИКС уеннары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы 502 медаль алды - 262 тапкыр спортчылар пьедесталның беренче баскычына күтәрелде, 141 тапкыр икенче, 99 тапкыр өченче булды. Иң күп җиңүчеләр һәм призерлар илләре өчлегенә шулай ук Беларусь (247 медаль) һәм Кытай (62) керде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus