Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов цифрлы инновацион проектлар күргәзмәсен карады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышы кысаларында оештырылган цифрлы инновацион проектлар күргәзмәсен карады. Чара Казанның 11 номерлы күп профильле лицее мәйданчыгында узды.

Беренче проект — «Куркынычсыз мәктәп», ул уку йортларының куркынычсызлыгын контрольдә тоту өчен ясалма интеллект технологияләрен кулланып видеоанализ үткәрүне күздә тота. Мондый система шикле хәлләр килеп чыккан очракта автомат рәвештә сакчыларга сигнал җибәрә.

Киләсе стенд буларак автоматлаштырылган төбәк ашыгыч медицина ярдәме системасы тәкъдим ителде. Ул мөрәҗәгатьләрне кабул итү сыйфатын яхшыртырга һәм зыян күрүчеләрнең бригаданы көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Система көн саен 3-5 мең мөрәҗәгатьне эшкәртә, ә узган елда исә 1,3 миллионнан артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.

Шулай ук экология һәм табигатьтән файдалану тармагының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген, экомониторингны, җир асты байлыкларыннан файдалануны автоматлаштыручы цифрлы платформа күрсәтелде.

Моннан тыш, Миңнехановка үз илебезнең операцион системасына күчү буенча комплекслы сервис, кулланучыларга техник ярдәм күрсәтү һәм укыту белән программа продуктлары, шулай ук кибер тотрыклылык куркынычын интеллектуаль мониторинглау, контрольдә тоту һәм анализлау инструменты һәм яңартылган «Электрон белем бирү» системасы тәкъдим ителде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus