Россия Президенты Владимир Путин икътисад һәм социаль өлкәнең төп тармакларында технологик суверенитетка ирешүне бурыч итеп куйды. Татарстан Республикасының цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе бу эшне координацияләүдә зур роль уйный. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассоциация утырышын ачканда белдерде.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе – белем бирү учреждениеләрендә уку процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү. Биометрия аша керү һәм ясалма интеллект нигезендә видео агымын эшкәртү буенча чишелешләр тәкъдим итүче компанияләр бар. Аларның кайберләре республикада эшләтеп җибәреп карала.
«Бүген без ICL компаниясеннән тагын бер шундый чишелеш белән таныштык. Цифрлы үсеш министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына хокук саклау органнары белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә төрле чишелешләрне сынап карауны тәэмин итәргә һәм ел азагында нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кирәк була», – дигән йөкләмә бирде Миңнеханов.
Ул шулай ук чит илләрдән киберһөҗүмнәр артуын, аларның, нигездә, Татарстанга юнәлтелгән булуын билгеләп үтте. Республика җитәкчесе җитештерүнең тотрыклылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кушты.