Корбан бәйрәменә Казанга Әлмәт фермеры китергән сарыкларда бруцеллез тапмаганнар. Тикшеренү нәтиҗәләре турында Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов сөйләде. KazanFirst шул хакта хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, барлык 457 хайван да ике параметр буенча тикшерелгән, аларда куркыныч авыру ачыкланмаган. Шуңа да карамастан, сарыклар 21 көн дәвамында күзәтү астында була. Аларны башка инвазион авырулар һәм гельминтлар булуга тикшерәчәкләр.
Мөхәммәтҗанов шулай ук ачыклык керткәнчә, сарыклар Татарстанга Самара өлкәсеннән кайтарылган. Билгеле булганча, терлекләрне фермер Камил Касумов саткан, элек ул сарыклар асраган, ләкин аннары аларны бетерергә булган.
Сарыкларны Казанның Мәүлетов урамындагы «Ризван» мәчете территориясенә алып килгәннәр һәм ветеринария таныклыкларын тикшермичә бушатканнар. «Татар-информ» агентлыгы полиция эш материалларын алга таба тикшерү өчен Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә тапшырды дип хәбәр иткән иде.