Мәскәү сәламәтлек саклау департаменты мәгълүматлары буенча, давыл вакытында зыян күреп, медицина учреждениеләренә китерелгән кешеләр арасында балигъ булмаган яшьтәге дүрт бала да бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хастаханәгә китерелгән пациентлар арасында дүрт бала бар. Хәзерге вакытта табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли», - диде ведомствоның матбугат хезмәте вәкилләре РИА Новости агентлыгы журналистларына.
Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Гидрометеоүзәге Мәскәүдә һава торышы куркынычының «кызгылт сары» дәрәҗәсен игълан иткән иде. Метеорологлар башкалада яшәүчеләрне һәм кунакларны якынлашып килүче яшенле яңгыр, көчле җил турында, аның тизлеге секундына 23 метрга җитәргә мөмкин дип кисәтте.
Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, давыл вакытында ике кеше һәлак булган, төрле җәрәхәтләр алган тагын 18 кеше, шул исәптән дүрт бала хастаханәгә китерелгән.