Татарстанда кереме яшәү минимумыннан түбән булган яшь гаиләләр яңа туган бала өчен бүләк комплектлары ала. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәге оештырган туры эфирда әлеге комплектка нәрсәләр керүе хакында сөйләде.
«Кереме яшәү минимумыннан – быел ул 13 135 сумнан кимрәк - түбән булган яшь гаиләләр яңа туган бала өчен бүләк комплектлары ала. Комплект составына сабый туганда кирәкле әйберләр керә. Бу – санитар-гигиена чаралары, биләүсә, бала күлмәге, памперслар. Аларның барысы да Татарстанда җитештерелгән», - дип ачыклык кертте ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Татарстанда яңа туган бала өчен бүләк җыелмалары 2020 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән булдырылды.
РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә имзалаган указ нигезендә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион кыйммәтләрне саклау максатыннан кабул ителгән. Баласы булган һәм тагын бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләргә булышу өчен «Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, шулай ук федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә комплекслы ярдәм күрсәтү системасы гамәлдә.