7 көн нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 156 алтын, 93 көмеш һәм 63 бронза медаль яулады. Гомумән алганда, җыелма команданың 312 медале булды. Ярышларның рәсми сайтында аның беренче урында булуы аңлашыла.
Кичә байдаркада һәм каноэда ишү, йөзү, спорт көрәше, теннис, фехтование һәм шахмат ярышларында барлыгы 35 комплект медаль уйнатылды.
Казан теннис академиясендә теннис буенча команда ярышлары тәмамланды. Хатын-кызлар һәм ир-атлар җыелмалары арасында россиялеләр иң яхшылары булды. Ике финалда да безнең спортчыларга Беларусь теннисчылары белән җиңү өчен көрәшергә туры килде. Нәтиҗәдә Илья Симакин һәм Данил Панарин Эрик Арутюнянны һәм Даниил Остапенковны җиңде, ә Полина Кудерметова һәм Елена Приданкина Эвелина Ласкевич һәм Дарья Хомутянскаяга каршы матчларда җиңеп, алтын алды. Сүз уңаеннан, Симакин һәм Кудерметова Татарстан вәкилләре.
Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика вәкилләре Уенннарда 20 алтын, 9 көмеш һәм 5 бронза медаль яулады.