Татарстан Республикасы Лисичанскида балалар бакчасын ремонтлауга кереште. Бу агымдагы елда шеф-регион төзекләндерәчәк социаль объектларның инде өченчесе булачак – моңарчы эшләр спорт һәм музыка мәктәпләрендә башланды.
Мәктәпкәчә учреждениене ремонтлауга җирле подряд оешмасы җәлеп ителгән. Әлеге оешма хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан бирле Татарстан «кергән» барлык социаль объектларны төзекләндерүдә катнаша.
Хәзерге вакытта балалар бакчасында электр үткәргечләрне алыштыру эше башланды. Моннан тыш, подрядчыга әле хәрби хәрәкәтләр барышында зыян тигән түбәне төзекләндерәсе, җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын, канализацияне алыштырасы, отмостка һәм цокольне ремонтлыйсы, шулай ук бинаны эчтән матурлап төзекләндерүне башкарасы була.