Хәрби комендатураның аерым исемле «Батыр» укчылар батальоны махсус хәрби операция зонасында азат ителгән территорияләрне саклау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сафиуллин хәбәр итте.
«Иртәгә хәрби комендатураның аерым укчы батальонына (ул Самара өлкәсендә формалашачак) беренче егерме кеше китә. Алар барлык кирәкле хәрби киемнәр комплекты, шул исәптән эчке кием, дарулар тупланмасы һәм башкалар белән җиһазландырылачак», - дип сөйләде Рөстәм Сафиуллин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.
Хәрбиләргә гомуми суммасы миллионга якын күләмдә акча түләнәчәк.
«Самара өлкәсендә хәрбиләр уку уза, тактик медицина, ату һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнә. Алар солдатлар өчен тулай торакта яшәячәк. Уку бер ай һәм аннан озаграк дәвам итә. Батальонга дүрт йөзгә якын кеше кабул ителә ала», – дип аңлатты ул.
Татарстан Хөкүмәте «Алга» һәм «Тимер» батальоннары белән беррәттән «Батыр» батальонына да шефлык ярдәме күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Сафиуллин.
«Батальонга дарулар өчен суыткычлардан алып алдынгы техника, шул исәптән квадрокоптерларга кадәр зур гуманитар ярдәм җибәреләчәк. Шул исәптән, командирлар соравы буенча батальонга хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк», – дип сөйләде Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары.
Аның сүзләренчә, батальон, нигездә, Татарстан хәрбиләреннән туплана, әмма анда республикада хәрби хезмәт турында контракт төзегән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә кабул ителә алачак.
«Батальон хәрби комендатураның структур бүлекчәсе булу сәбәпле, кандидат буларак беренче чиратта закон белән җитди проблемалары булмаган егетләр каралачак», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Сафиуллин.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.