Россия һәм Төньяк Корея Пхеньянда ике ил лидерлары катнашында узган сөйләшүләрнең нәтиҗәләре буенча Бөтенесен эченә алган стратегик партнерлык турында килешү төзеде. Килешүне РФ Президенты Владимир Путин һәм Корея Халык Демократик Республикасы дәүләт эшләре Рәисе Ким Чен Ын имзалады, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Бүгенге сөйләшүләрнең башында Путин Россия белән Төньяк Корея мөнәсәбәтләре нигезенә ятачак яңа фундаменталь документны әзерләү турында сөйләде. Моңа кадәр бер көн алдан Президентның шул хактагы боерыгы чыккан иде.
Россия лидерының ярдәмчесе Юрий Ушаков элегрәк ачыклык керткәнчә, яңа документ 1961 елгы Дуслык һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешүгә, 2000 елгы Дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә, 2000 һәм 2001 еллардагы Мәскәү һәм Пхеньян декларацияләренә алмашка киләчәк.
Дипломат әлеге килешүне төзүнең кирәклеген дөнья һәм төбәктәге геосәяси хәлнең тирән эволюциясе, шулай ук соңгы вакытта ике яклы мөнәсәбәтләрдә булган сыйфат үзгәрешләре белән аңлатты.