18 июньдә Бигеш–Анталья маршруты буенча Corendon Airlines авиакомпаниясенең 8816нчы рейсы тоткарланган. Башта 15.00 сәгатькә планлаштырылган очыш, техник сәбәпләр аркасында, алдагы тәүлекнең 03.45 сәгатенә күчерелгән.
Әлеге рейска 187 пассажир теркәлгән булган. Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә, авиакомпания рейс тоткарланган вакытта пассажирларга тиешле хезмәт күрсәтергә, шул исәптән аларны кунакханәгә урнаштыруны кайгыртырга тиеш.
Пассажирларның хокуклары үтәлешен тикшерү өчен Бигеш аэропортына Кама транспорт прокуроры килде. Урында мобиль кабул итү прокуратурасы эше оештырылган.
Транспорт прокуратурасы рейс тоткарлануга бәйле вазгыятьне һәм пассажирларның хокукларын тәэмин итүне контрольгә алган. Закон бозу очраклары ачыкланса, пассажирлар +7 (910) 796-59-45 телефоны буенча Идел буе транспорт прокуратурасының кизү прокурорына мөрәҗәгать итә ала.