Добавить новость

Глава Домодедова обсудила с коллегами актуальные темы недели в округе

Эксперты рассказали, как быстро можно окупить инвестиционную квартиру

В Москве задействуют под развитие более 70 га неэффективно используемых земель

Мария Багреева: за 8 лет в столице провели 3,8 тысячи централизованных закупок



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самара өлкәсендә Акчурин исемендәге мәктәп-интернат 60 еллыгын бәйрәм итә

Самараның «Бердәмлек» газетасында Фәрит Ширияздановның «Ятимнәргә мәхәббәт һәм наз бүләк итүчеләр» дигән язмасы чыкты.

Камышлының мәктәп-интернаты быел 60 еллык юбилеен каршылый.

1943 елда Курск дугасында коточкыч сугыш барганда, Касыйм шәһәрендәге балалар йортын Камышлы районының Иске Ярмәк авылына күчереп урнаштыралар. Ул 1964 елга кадәр уңышлы эшләп килә һәм, йөзәрләгән ятимне үстереп, олы тормыш юлына озата. Шул ук 1964 елда Камышлы авылында тумыштан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернат төзелә. Аның хезмәткәрләренә психик һәм физик яктан зәгыйфь, акыл үсеше тоткарланган балаларны укыту, аларны хезмәткә өйрәтеп, социаль тормышка яраклаштыру һәм тиешле тәрбия бирү бурычы йөкләнә.

Педагог хезмәте бик авыр һәм җаваплы, чөнки ул кеше җаны белән эш итә. Аңа белем бирү белән беррәттән балаларны тормышка яраклы, җәмгыятьтә ким-хур булмаслык шәхесләр итеп тәрбияләү бурычы да йөкләнә. Ә махсус коррекцион мәктәптә бу хезмәт күпкә җаваплырак, авыррак һәм катлаулырак.

Әлеге малайлар, кызлар сугыш ятимнәре түгел, хәзерге тук һәм җитешле заманда туганнар. Алар - әхлаксыз ата-аналарның ташландык балалары. Һәм мондый нарасыйларның өшегән җаннарында, сүнгән карашларында өмет чаткысы кабызып, яшәү дәртен уятуы җиңел түгел. Тумыштан бирелгән кимчелекләрен төзәтеп, үзләрен лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен никадәр рухи көч, түземлек, изгелек һәм мәрхәмәтлек кирәк бит!

Бу гадәти булмаган педагогик коллективның эшчәнлегенә төпле бәя бирү өчен интернатның тарихыннан башларга кирәктер. Ни өчен соң ул Акчурин исемендәге мәктәп дип атала? Хикмәт шунда ки, аның башында бөтен татар дөнясында морзалар булып танылган һәм милләтебез алдында дан казанган нәселнең вәкиле - Абдулла ага Акчурин торган. Ул әлеге мәктәпне яңабаштан корган. Бу эш әле авыл өйләре салам башлы булган, зур мохтаҗлык хөкем сөргән авыр вакытларда башланган.

1960 елларда, хәерче заманда, төзү материалларына кытлык күзәтелгән, хәтта кадак та дефицит булган юклык чорында өч катлы типлаштырылган мәктәп төзүнең никадәр авыр булуын хәзер инде күз алдына китерүе дә авыр. Әле моның өстенә рухлары имгәнгән, акылларына зыян килгән сабыйларның фаҗигале язмышларын төзәтә алырлык педколлектив туплау икеләтә авыр мәсьәлә була.

Бала күңеле нечкә һәм сизгер бит ул. Ә инде җаннары җәрәхәтле булганнарныкы бигрәк тә. Үзләрен чын күңелдән кайгыртуны тоеп яшәгәнгә, балалар биредә тәрбиячеләрен үз әниләредәй хөрмәт итәләр. Әлбәттә, укытучы өчен бу - иң кыйммәтле бүләк!

Интернат хезмәткәрләре, күңел биреп, мавыгып, нарасыйларның кечкенә уңышларына да куанып эшлиләр.

Акчурин исемендәге коррекцион мәктәпне Җәмил Габделхак улы Садриев җитәкли. Ул балаларның язмышын аталарча кайгырта.

- Ниндидер гаепләре булса да, без тәрбияләнүчеләребезгә авыр сүз әйтмибез, барысын да ипләп аңлатабыз.

Әнием 35 ел укытучы булып эшләде. Ул миңа: «Улым, беркайчан да укучыларны да, укытучыларны да рәнҗетмә!» - дия торган иде. Мин аның сүзләрен гел истә тотам һәм башкалардан да шуны таләп итәм. Шуңа да, кайсы гына класска кермә, анда җан җылысы, күңел иркенлеге һәм дустанә мөнәсәбәтләр булуы сизелә. Укытучылар һәр баланың күңеленә ачкыч табып, аны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышалар. Укучылар мәктәпне тәмамлагач, алар белән елашып аерылышалар, һәр бәйрәмдә, тантаналы көннәрдә тәбриклиләр һәм рәхмәтләрен белдерәләр.

Балалар интернатны үз өйләредәй кабул итсеннәр өчен бик күп көч куярга кирәк шул. Ата-аналары тарафыннан күрмәгән мәхәббәтне, назны, игътибарны бирә алсак, безгә йөкләнгән бурычны төгәл үтибез, дип әйтеп була, - ди Җәмил әфәнде.

Әйе, балалар үзләрен уңай хис итсеннәр өчен җан-фәрман тырышып эшлиләр биредә. Бу хезмәтнең нәтиҗәләре дә ачык күренә. Мәсәлән, мәктәптә «Дуслык» исемле парк булдырган өчен югары дәрәҗәле конкурста беренче урын яулаганнар алар. Монда үстерелгән юкәләр, зәңгәр чыршылар, кәстәнәләр (каштан), роза чәчәкләре, кизил куакларыннан төзелгән тере читәннәр (живая изгородь) һәм матур итеп эшкәртелгән газоннар искиткеч!

«Лукойл» оешмасы ярдәмендә тротуарларга плитәләр җәелгән. Мәктәп интерактив такталар, компьютерлар һәм башка кирәкле уку әсбаплары белән җиһазландырылган.

Биредә тәрбияләнүче укучылар, Самара өлкәсе, Россия күләмендәге һәм халыкара конкурсларда, викториналарда, олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Интернатта бай материаллар тупланган музей эшли. Ярдәмче хуҗалык та бар. Андагы теплицада җиләк-җимеш үстерәләр. Шулай итеп, биредә балаларны хезмәткә өйрәтү буенча уңышлы эшчәнлек алып барыла.

Гомумән, әлеге мәктәп укытучылары һәм балалары күңел җылысы һәм изге хисләр нигезендә корылган, чын мәрхәмәтлелек хөкем сөргән зур һәм матур бер гаиләне хәтерләтәләр.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Три автомобиля столкнулись в Северо-Западном тоннеле Москвы

На горящей нефтебазе в г. Феодосия произошел выброс горючих материалов

ЦСКА уступил «Автомобилисту» в серии буллитов

Кадыров пригрозил кровной местью сенатору и двум депутатам: они якобы хотели заказать убийство главы Чечни

Музыкальные новости

Песков заявил о сохранении доверительных отношений между странами СНГ

Учебно-методический сбор гранатометчиков столичного главка Росгвардии завершился в Москве

Группа «Сезон дождей» приняла участие в проекте «Сила родной земли. Песни о вечном»

Путин: ключевое направление совместной работы стран СНГ – борьба с терроризмом

Новости России

В Telegram продали «москву» за 20 млн рублей

Задавая новые тренды в городском стиле: флагманский роскошный SUV S09 D-класса и городской умный SUV S07 представлены на глобальной премьере SOUEAST!

«Ястреб с компромиссами»: почему Путин уволил Антонова? Чего добился посол РФ в США за семь лет

В Россию идет еще один внедорожник Nissan под китайским флагом

Экология в России и мире

Коллекция Tshegofatso by design

Мари Краймбрери, Клава Кока, bearwolf и не только! Like FM устраивает звездный девичник

Кто вас только этому научил? Эти 7 пищевых привычек из детства портят вам жизнь

В Москве пройдёт агропромышленная выставка «Золотая осень – 2024»

Спорт в России и мире

Вероника Кудерметова вышла во второй круг турнира WTA 1000 в Ухане

«Стали хуже после коронавируса»: Медведев неприличным образом привлёк внимание к проблеме с мячами

Соболенко вышла в ⅛ финала турнира WTA-1000 в Ухане

Технологическая революция в теннисе: Уимблдон заменит линейных судей на искусственный интеллект с 2025 года

Moscow.media

"Осенний вид с вершины"

Раскрутка Сайта. Раскрутка сайта Москва. SEO раскрутка сайта. Заказать раскрутку сайта. Раскрутка сайта ru.

Платформа виртуализации SpaceVM и программный модуль MIND Guard успешно прошли тестирование на совместимость

Золотая осень в Пулковском парке











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Производство одежды для космонавтов расширят в Химках

Специалисты центра занятости рассказали подросткам о многообразии профессий

Задавая новые тренды в городском стиле: флагманский роскошный SUV S09 D-класса и городской умный SUV S07 представлены на глобальной премьере SOUEAST!

Известной журналистке и писательнице нужна помощь