Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Магнитогорскиның «Сәхия» мәчетендә балалар өчен җәйге мөселман лагере узды

Быел Магнитогорскиның «Сәхия» мәчете каршындагы мәдрәсә балалар өчен җәйге мәгърифәтчелек-сәламәтләндерү мөселман лагере оештырган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Лагерь 3 июньдә башланган. 10 көн дәвамында мөселман гаиләләреннән малай һәм кызлар дини белем алган. Укыту спорт дәресләре һәм экскурсияләр белән чиратлаштырып алып барылган. Лагерь кысаларында спорт һәм интеллектуаль ярышлар, викториналар, рәсем сәнгатенең гамәли төрләре буенча дәресләр үткәрелгән. Балалар шәһәр паркларындагы аттракционнарда һәм шәһәр читендә урнашкан Динопаркта булган. Кызлар һәм малайлар өчен өч тапкыр туклану тәэмин ителгән.

Җәйге лагерьның соңгы көнендә «Сәхия» мәчете имамы Ильяс Гафаров дини викторина үткәргән, укучыларны бүләкләгән һәм җәйге каникул башлану белән котлаган.

«Көзен балаларыбызны түземсезлек белән мәдрәсәдә дәресләргә көтеп калабыз. Җәй дәвамында алар барысы да үсеп, тирә-юньдәге дөнья һәм Аллаһның иҗатын өйрәнүдә тагын да активлашып килерләр, дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Ильяс Гафаров, яшь мөселманнарга үгет-нәсихәт биреп.

Ул лагерьны оештыручыларга, бәйрәм өстәле һәм сыйлары өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде. Балалар белән көн саен квалификацияле педагоглар – Әминә Нәҗмиева, Асия Шмакова һәм мәдрәсә мөдире Альбина Гафарова шөгыльләнде, ә тәмле һәм сәламәт ризыкларны аш-су остасы Таскирә Ишбулдина әзерләде, дип билгеләп үтте имам.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus