Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Җир ресурслары һәм җир реформасы дәүләт комитетының элеккеге башлыгы вафат

ТАССР Югары советының ХІ чакырылыш (1985-1990 еллар) депутаты Александр Ефремов 84 яшендә кинәт вафат булган. Ул 10 ел дәвамында Татарстанның Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча дәүләт комитетын, 2 ел дәвамында – ТР буенча Җир кадастр палатасын җитәкләде. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында хәбәр итәләр.

«А. А. Ефремов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җир ресурсларын инвентаризацияләү буенча масштаблы эш башкарылды, шул исәптән аэрофототөшерү кулланып инвентаризацияләү үткәрелде. Аның нәтиҗәләре Татарстан Республикасында җир кишәрлекләрен заманча кадастр исәбенә алу нигезенә салынды. А. А. Ефремов җир реформасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып республиканың авыл халкы авыл хуҗалыгы җирләренә өлеш ияләре булды», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Александр Ефремов 1940 елның 14 сентябрендә Буа шәһәрендә туган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 1957 елда токарь өйрәнчеге буларак башлый. 1964 елда Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Совет армиясендә хезмәт итә.

1966-1978 елларда мелиорация системасында эшли, 1978-1991 елларда Апас районы Халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе, КПССның Кама Тамагы район комитетының икенче һәм беренче секретаре, ТАССР Министрлар Советы эшләре идарәсе бүлегенең баш референты вазифаларында партия һәм дәүләт эшендә эшли.

1991 елдан 2001 елга кадәр ТР Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча дәүләт комитетын җитәкли. 2001 елдан 2003 елга кадәр Татарстан Республикасы буенча җир кадастры хезмәтен, «Татарстан Республикасы буенча җир кадастры палатасы» федераль дәүләт учреждениесен җитәкли.

Гражданнар панихидасы 19 июньдә, 09.30 сәгатьтә, 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе моргының матәм залында узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus