Бүген Бразилия, Буркина-Фасо һәм Мали делегацияләрен БРИКС уеннары катнашучылары яшәячәк Универсиада авылында тантаналы рәвештә каршы алдылар. Бу хакта «Российская газета» яза.
Бразилия делегациясе составында – йөздән артык спортчы. Алар 12 спорт төрендә катнашачак.
«Минем Россиягә беренче тапкыр килүем. Бу ил турында бик күпне белмим, әмма миңа монда килү кызык иде. 2018 елда биредә футбол буенча дөнья чемпионаты узганын беләм. Бу ярышларга сайлап алыну җиңел булмады, мин монда килүемә бик шат. Төп көндәшем буларак Россиядән Сергей Сирантны, шулай ук Кытай спортчыларын аерып атый алам. Аларның да дәрәҗәсе бик югары», – дип, бадминтончы Педро Мендонка сүзләрен китерәләр ярышлар сайтында.
Мали җыелма командасы составында дүрт бадминтончы, ә Буркина-Фасо командасында – бадминтончылар һәм җиңел атлетлар.
Шулай ук бүген Универсиада авылына Россия гимнастлары да урнашты. Делегацияне Олимпия команда турниры чемпионы Никита Нагорный җитәкли. Составка шулай ук Олимпия чемпионы Ангелина Мельникова һәм дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре Давид Белявский һәм Артур Далалоян керә.
«Минем өчен Казан – үзенчәлекле шәһәр. БРИКС уеннарында бик теләп чыгыш ясаячакмын. Җиңүгә өметләнәбез. Иң көчле команданы – Олимпия уеннары, дөнья чемпионнарын алып килдек. Яшь спортчылар да бар. Алар өчен бу беренче халыкара турнир булачак. Чараның атмосферасы искиткеч. Безнең өчен хәзер команда белән яшәү һәм йөрү бик мөһим, бу безгә җитми иде», – дип белдерде Никита Нагорный.