Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәннең Ялутор районын су басу сәбәпле, Сабантуйны Тубыл районына күчергәннәр

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Татар автономиясе яңалыклары» дигән язма чыкты. Аны өлкә татар автономиясенең пресс-секретаре Регина Исмәтуллина әзерләгән.

Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советының чираттагы утырышы өлкә автономиясе офисында узды. Ерак районнардагы әгъзалар онлайн тоташты.

Автономия советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина утырышта катнашучыларны сәламләп, көн тәртибен әйтеп китте.

Көн тәртибендә түбәндәге сораулар торды:- Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрен үткәрү нәтиҗәләре; татарларның җирле милли-мәдәни автономияләрен рәсмиләштерү; «Дуслык күпере-2024» өлкә милли мәдәниятләр фестиваленә әзерлек; өлкә Сабан туена әзерлек; Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге һәм автономия каршындагы «Уңган хатын-кызлар» клубы эше.

Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча мәдәният комиссиясе әгъзалары Әмир Хәлидов һәм Екатерина Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.

Хокукый ярдәм комиссиясе рәисе Рамил Әминов үз чыгышында җирле милли-мәдәни автономияләргә юридик яктан теркәлүнең әһәмияте, нечкәлекләрен билгеләп үтте.

Булачак зур чаралар: «Дуслык күпере-2024» һәм өлкә Сабан туе турында фикерләр алышынды.

Быел «Дуслык күпере» өлкә милли мәдәниятләр фестивале Төмән шәһәренең Зур драма театры мәйданында 12 июньдә узачак.

Кызганычка каршы, Ялутор районын су басу сәбәпле, Сабантуйны 20 июльдә Тубыл районының Прииртышский авылында уздырырга карар ителде. Булачак чараларга барлык әзерлек турында сөйләшүләр булды.

Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге эшчәнлеге турында активист Салават Сәитов җентекләп сөйләде. Алдагы планнарга да тукталып китте. Хатын-кызлар клубының активисты Зәкия Сәитова «Уңган хатын-кызлар» клубы эше белән таныштырды.

Татар теле укытучысы Регина Исмәтуллина бөтен уку елы дәвамында Төмән өлкәсе татар автономиясе офисында узган татар теле дәресләренә йомгак ясады. Татар теленең беренче дәресе 27 сентябрьдә узды һәм 25 майга кадәр укучылар һәр шимбә дәресләргә йөрделәр.

Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен Төмән өлкәсе татарларының автономиясе әгъзасы итеп бертавыштан Екатерина Әхмәтҗанова, Зәкия Сәитова, Регина Исмәтуллина, Салават Сәитов кабул ителделәр.Хөрмәтле газета укучылар, сезне 12 июньдә «Дуслык күпере» фестиваленә чакырабыз, 20 июльдә өлкә Сабантуена рәхим итегез!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus