Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итү уздырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшиннан Кырымны яклаганда һәлак булган ТАССР солдатлары истәлегенә Керчь паркында стенд урнаштыруда ярдәм күрсәтүен сорадылар. Татарстан парламенты спикерына мондый үтенеч белән гражданнарны кабул итү вакытында Казанның «Ватан өчен» тарихи-патриотик клубы җитәкчесе Эдуард Дорохин мөрәҗәгать итте.

Дорохин сөйләвенчә, Кырым Республикасы һәм Керчь шәһәрендә архив-эзләү экспедициясе барышында экспедициядә катнашучылар ТАССРдан 21 кеше җирләнүе турында мәгълүмат ачыклый алган. Бу – безнең республикадан Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1943-1944 елларда Керчь ярымутравын азат иткәндә һәлак булган кешеләр. Алар Туганнар каберлегендә билгесез солдатлар буларак җирләнгән.

«Керчь паркы территориясендә якташ геройларыбызның исемнәре теркәлгән мәгълүмат щиты яки стенд урнаштыруда ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз», - диде Дорохин.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәрсез югалган һәм Ватанны саклаучы билгесез солдатларны эзләү, ачыклау буенча башкарган хезмәтләре өчен клуб җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Сез игелекле эш белән шөгыльләнәсез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Алда безне истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү көтә. Үз чиратыбызда без мәсьәләне хәл итүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез».

Торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап Фәрит Мөхәммәтшинга Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче Нурия Головиева мөрәҗәгать итте. Ул инвалид, күп балалы ана, әти-әнисе белән бер йортта яши.

Бу мәсьәләне ТР Дәүләт Советы спикеры шәхси контрольгә алды, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus