Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Таҗикстан Премьер-министрының беренче урынбасары Хоким Холикзода белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Без Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында республикаларыбыз арасындагы хезмәттәшлекне югары бәялибез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, әңгәмәдәшен сәламләп. Шулай ук ул ике илнең президентлары Владимир Путин һәм Эмомали Рахмонның даими диалогы мөһимлеген, аның төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр булдыруын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Таҗикстан лидерына Казанга сәфәре һәм «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашуы өчен рәхмәт һәм сәламләү сүзләре җиткерүне сорады.
Икътисади хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов товар әйләнешенең күләме әлегә аз булуын билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 36 миллион Америка долларын тәшкил иткән. «Аны күп тапкырга арттыру өчен эшләячәкбез», — диде ул.
Бу уңайдан ТР Рәисе республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы һәм товар әйләнешен арттырырга мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләде.
Очрашу вакытында әңгәмәгә Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин кушылды. Таҗикстан җитәкчелеге вәкилләре белән сөйләшкәндә ул төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыкка мигрантларны җәлеп итү буенча системалы эш темасына кагылды. Аерым алганда, аларны укытуны оештыру турында сүз кузгатылды.
Таҗикстан Премьер-министрының беренче урынбасары Хоким Холикзода Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Россия Федерациясе – Таҗикстанның стратегик партнеры. Безнең илләр арасында товар әйләнеше үсеше буенча темп яхшы. Күп кенә кулланылмаган потенциал бар, шул исәптән Татарстан белән дә», — дип ассызыклады Хоким Холикзода.