Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте стратегик партнерлык турында берничә килешү имзалады. Килешүләрне имзалау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты белән «Ак Барс холдинг» инженер, фәнни һәм белем бирү юнәлешләре буенча ярдәм итү, шулай ук эшләнмәләр җитештереп чыгару мәсьәләләре буенча консультацияләү турында килеште.
«Диңгез Комплекслы Системалары» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән килешү исә якларның корабль комплектлау җиһазларын эшләү, булдыру һәм серияле җитештерүгә кертү буенча комплекслы проектларны гамәлгә ашыруда катнашуын күздә тота.