Депутатлар Россия Салым кодексы һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертүче федераль закон проекты турында фикер алышты. Парламентарийлар гадиләштерелгән салым системасы буенча элекке ставкаларны калдырырга тәкъдим итәчәк. Бу хакта парламентның 54 утырышында билгеле булды. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта яза.
«Россия Финанс министрлыгы хөкүмәткә салым системасына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертте. Физик затлар кеременә салым буенча биш баскычлы шкала, табышка салымны 25 процентка кадәр арттыру, гадиләштерелгән система буенча бизнес өлешендә өстәмә керемгә салым салу механизмын үзгәртү һәм бизнесны бүлгәләү буенча амнистия тәкъдим ителә», – дип сөйләде ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин.
Аның сүзләренчә, документлар пакеты кичә 250 бит күләмендә килгән. «Без тәүлек буе өйрәндек, бу законнарны һәм аларның һәр салым төре буенча нәрсәгә китерәчәген җентекләп карарга кирәк. Без төбәк бюджеты ягыннан карадык», - дип билгеләп үтте депутат.
Искәрмәләр нәкъ менә гадиләштерелгән салым системасы буенча әзерләнде, дип өстәде ул. «Закон чыгаручы гадиләштерелгән система буенча 6 һәм 15 процент салым ставкасы билгеләргә кирәк, ди. Ә узган ел без 8 һәм 20 процент ставка кулландык, алар өчен 3 миллиард сумнан артык акча алдык. Дәүләт Думасы бездән фикеребезне белдерүне сорый. Республика, иң беренче чиратта, гадиләштерелгән салым системасы буенча югалта. Без ставкаларны элеккечә 8 һәм 20 процент итеп калдырырга тәкъдим итәбез», – дип ассызыклады спикер.
Якунин фикеренчә, төбәкнең фикере исәпкә алынсын һәм югалган керемнәр буенча компенсация алу мөмкинлеге булсын өчен, Татарстан парламентарийлары «үзләренең югалтулары турында белдерергә тиеш». «Башка мәсьәләләр буенча ситуация һәм йогынтыны тирәнтен өйрәнергә кирәк», - дип аңлатты ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, беренче укылыштан соң закон проектына төзәтмәләр кертергә мөмкин булачак, һәм «бу мизгелдән кулланырга кирәк».