Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Үзбәкстанның энергетика министры Журабек Мирзамәхмүдов белән бу Үзәк Азия илендә уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аерым алганда, сүз Бохара һәм Нәвоида яңа сәнәгать мәйданчыклары төзү турында бара. Әңгәмәдәшләр проектларны гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләр ясаган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре хезмәттәшлегенә ике илнең лидеры иң зур игътибарны юнәлтә. Бу хакта күптән түгел президентлар Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиеев катнашында Ташкентта узган Төбәкләр советы утырышы сөйли.
Сәнәгать мәйданчыкларына карата Татарстан Рәисе Бохара һәм Нәвоида төзелешләр тәмамлануга анда керергә әзер компанияләр булсын өчен, хәзерге вакытта резидентлар буенча тәкъдимнәр әзерләнә, дип билгеләп үтә.
Моннан тыш, мәйданчыкларда конкурентлык шартлары тудыру өчен потенциаль инвесторларга кызыклы булырлык тарифлар билгеләргә кирәк, дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.