1 июньнән Татарстан Республикасының Бердәм сәламәтлек саклау колл-үзәге кыска номерга күчте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Кәрәзле телефоннан шалтыратканда хәзер 03-16 номерына җыю җитә.
Стационар телефоннан шалтыратканда 8 800 200-03-16 номерын җыярга кирәк.
Шалтыратулар бушлай, колл-үзәк тәүлек буе эшли.
Яңа номерны истә калдыру җиңел: 03 - ашыгыч медицина ярдәме номеры, 16 - төбәк коды.
Күчеш чорында шалтыратулар иске номер буенча да кабул ителә: 558-03-03.
Колл-үзәк операторлары Татарстанның барлык медицина оешмалары эшли торган мәгълүмат системасына тоташтырылган.
Монда медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул исәптән: